Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан парламентына кандидатларның керемнәре билгеле булды

Республикабызның үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм милке турында белешмәләр урнаштырды.

«Бердәм Россия» партиясе исемлеге башында торган Татарстан Президентының 2013 елда керемнәре 10,8 млн сум тәшкил иткән. Моннан тыш, аның милкендә Land Rover Range Rover автомобиле бар. Президент милкендә җир, йорт, фатир, дача юк.

Республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның декларациядә күрсәтелгән кереме 8,6 млн сум. Шәхси автопаркында 51 еллык «Волга» һәм 1954 елгы «Победа». Моннан тыш, Yamaha Rhino мотовездеходы һәм Arctic Cat снегоходы бар.

Иң «ярлы» кандидатлар - эшмәкәр Денис Иванов, вакытлыча эшләмәүче Ләйсән Якупова, эшмәкәр Искәндәр Сабиров, вакытлыча эшсез Лионелла Михалева, «Родина»дан кандидат - хулиганлык өчен хөкем ителгән Евгений Драгунов һәм башкалар.

Хәер, кемнең кереме яки милке нинди генә булмасын, сайлауларда җиңү ихтималы аңа бәйле түгел. Халыкның кемгә ышаныч белдергәнен 14 сентябрьдә булачак сайлаулар күрсәтер. Тулырак мәгълүматлар белән түбәндәге сайтта таныша аласыз: http://sntat.ru/reportages/5709-kandidaty_v_deputaty_gossoveta_tatarstana_otchitalis_o_dokhodakh

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса