Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мәгариф һәм фән министры мәктәп директорларына куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте

Мәскәү мәктәбендәге вакыйгадан соң, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте.

Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, педагоглар һәм укучыларның ата-аналары арасында, аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәмәтова белдергәнчә, мәгариф идарәсе тарафыннан муниципаль органнарга 4-8 февральдә хокук саклау органнары һәм башка контрольдә тотучы структуралар хезмәткәрләре белән бергә мәгариф учреждениеләрендә саклык дәрәҗәсен тикшерү, шулай ук куркынысызлык дәрәҗәсен күтәрү чараларын тәэмин итәргә тәкъдим ителде дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса