Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Кыш бабае конкурсында әлмәтлеләр дә катнаша ала

Яңа елга әле 3 ай вакыт булса да, әзерлекләр инде башланды.

"Туральянс "Алтынчәч" иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Татарстанның туристик агентлыклар ассоциациясе Кыш Бабай ролен иң оста башкаручыга конкурс игълан иткән.

Конкурсның максаты - "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе" туристик программасын тормышка ашыру кысаларында төрле чараларда эшләячәк башкаручыны сайлап алу.

Сайлап алуда РФ гражданлыгы булган 35 яшьтән өлкәнрәк ирләр катнаша ала. Ике телне - татар һәм рус телләрен белү, төрле чаралар уздыруда катнашу мәҗбүри.

Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты сайтының "Конкурсы" бүлегендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса