Татарстан кешесе яңа сатып алган машинасында ярты сәгать узуга авариягә эләккән
Бөгелмә-Уральск трассасының 79 нчы чакрымында була бу хәл.
Татарстанда яшәүче бер адәм яңа Great Wall машинасы сатып алып кайтканда юлда идарә итүне югалта һәм каршыга килүче Chevrolet Niva машинасына бәрелә. Ике машина эчендә кысылып калган дүрт кешене көч-хәл белән алып шифаханәгә озаталар. Юлларда игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа