Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан хәрби комиссарыннан бүләк

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Әлмәттә булып китте. Ул калага муниципаль район башлыгына Үзәк хәрби округ бүләген тапшыру максатында килде.

Мәҗит Салихов РФнең Үзәк хәрби округы субъектлары арасында узган бәйгедә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, 2011 елгы чакырылышны оештыру нәтиҗәләре, бу эштәге тырышлыгы һәм төпле башлангычлары өчен округның гаскәрләр командующие Валерий Герасимов имзалаган Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Хәрби-патриотик тәрбия һәм егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча 5 ел рәттән Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урынны яулый. Республиканың бу уңышларында муниципаль берәмлекләр арасында әйдәп баручы саналган Әлмәтнең дә өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250