Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан халкының 60 проценты күпфатирлы йортларда яши

Татарстанда барлык торак фонд мәйданы бүген 90 миллион квадрат метрдан артыграк тәшкил итә.

Бу 17 мең 311 күпфатирлы торак йорт дигән сүз. Торакның тулаем күләменең 91 проценты шәхси милек, 7 процент муниципаль, 2 процент дәүләт карамагында. Татарстан халкының 60 проценты күпфатирлы йортларда яши. Алар өлешенә 67 миллион квадрат метр торак туры килә. Күпфатирлы йортларның 64 проценты идарәче компанияләр, 32 проценты торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш комплекслары карамагында. Әлеге саннар бүген видеоконференция режимында барган брифингта китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса