Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан галимнәре терлекләрдә бруцеллез авыруына каршы вакцина уйлап таптылар

Татарстан галимнәре терлекләрдә бруцеллез авыруына каршы вакцина уйлап таптылар.

2 июльдә Грозный шәһәрендә (Чечня) Төньяк Кавказ, Көньяк һәм Идел буе ФО ветеринария хезмәтләренең авыл хуҗалыгы терлекләрендә бруцеллез авыруын тамырдан бетерү буенча координация советы узачак.

Бруцеллез хайваннар өчен генә түгел, кешеләр өчен дә бик куркыныч авыру. Бруцеллез вирусы кешеләрнең репродуктив эшчәнлек сәләтен юкка чыгара, аларның иммун системасы бозыла, буыннар шешә һәм башка шундый хроник авырулар барлыкка килергә мөмкин.

Чарада катнашучылар Татарстанда эшләнгән вакцинаны куллану юлларын эзлиләр, шулай ук бу куркыныч авыруга каршы көрәшнең башка нәтиҗәле юлларын һәм ысулларын сайлыйлар.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса