Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан галимнәре колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа ысулын эшләгәннәр

Татарстан галимнәре колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа ысулын эшләгәннәр, дип хәбәр итәләр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан.

Колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа ысулы бәрәңге орлыгын утырту алдыннан махсус препарат белән эшкәртүдән гыйбарәт. Аннан соң җәй буе үсемлекләргә куркыныч янамый. Колорадо коңгызлары бәрәңге яфрагын ашау максатында аңа кагылуга үләләр. Коңгызның бәрәңге сабагында салып калдырган йомыркалары да үлә.

Галимнәр исәпләвенчә, шундый ысул белән корткычларның санын киметеп була. Иң мөһиме, чәчү материалын эшкәртүне бөтен торак пункт кешеләре бер үк вакытта башкарырга тиеш.

Галимнәр раславынча, препарат белән эшкәртелгән орлыктан үскән бәрәңгедә пестицидлар табылмаган. Димәк, бәрәңге экологик яктан чиста, зарарсыз була, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса