Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан фермерлары грантлар алуга 100дән артык гариза биргән

«2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча гаризаларны карый торган конкурс комиссиясенә документлар кабул итү тәмамланды.

Быел грантлар алуга дәгъвачылардан 100дән артык гариза бирелде.

Грантлар бирүнең максаты - крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында заманча югары технологияле гаилә терлекчелек фермалары санын арттыру, киләчәктә аларны үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру, авыл халкының үз-үзен эш белән тәэмин итүен булдыру, өстәмә даими эш урыннары булдыру, шулай ук төрле төрдәге хайваннар һәм кошлар санын арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса