Татарстанның "За сыновей" дип аталган хәрби чакырылыш буенча хезмәткә алынганнарның ата-аналары төбәк хокук саклау иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. Егетнең кыз туганы шушы мәсьәләдә әлеге оешмага мөрәҗәгать итүен белдерә, дип яза intertat.ru.
Былтыр декабрьдә хәрби хезмәткә алынган Татарстан егете озаклап мыскыл итү, акча таләп итү очраклары турында хәбәр биргән була. Рота командиры урынбасары булган әлеге офицер гамәлләре нәтиҗәсендә, кыйнаудан һәм электрошокердан солдатлар физик авыртуларга, күңел кимсетүләренә дучар ителүен әйтә. Татарстанлының паспорты үзе белән була, ә игелекле кешеләр аңа өенә кайтырга ярдәм итә. Казанда ул хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итә, хәзер тикшерү бара.
"Хәрби хезмәттәгенең үз гомерен, сәламәтлеген, намусын саклап калу өчен хәрби частен ташлап китү хокукын закон таный. Мондый очракта җинаять һәм башка нинди дә булса җаваплылык салынмый..." - дип белдерәләр иҗтимагый оешмада һәм егеткә адвокат кирәклегенә, әмма гаиләсенең матди хәле начар булуына игътибарны юнәлтеп. Бу хакта Республика мәгълүмат агентлыгы яза.