Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: кемнәр алар?

Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар арасында 49 хатын-кыз. Иң яшь кандидатка - 23 яшь, иң өлкәненә - 76.

Өч потенциаль парламентарий хөкем ителгән: берсе кырыгалдарлык өчен, икесе - хулиганлык өчен. Кандидатларның күбесе - коммерция нигезендә эшләүче предприятие-оешма җитәкчеләре. Шул исәптән - 2 театр җитәкчесе, 2 банкир. Кандидатларның 30 дан артыгы - коммерциягә көйләнмәгән оешмалар хезмәткәрләре, һөнәри сәясәтчеләр. 2 тренер, 17 түрә, 7 педагог, 9 вуз җитәкчесе һәм хезмәткәре, 10 шәхси эшмәкәр, 5 юрист, 14 пенсионер, 16 эшсез. Моннан тыш, электромеханик, электр ярдәмендә эретеп ябыштыручы, электромонтер, урманчы, өлкән химик, бухгалтер, 2 мастер, 2 слесарь-ремонтчы, 2 каравылчы, 2 сатучы, 2 ишегалды җыештыручы,2 шофер, 3 оператора һәм 3 хуҗабикә. КАндидатларның күбесе югары белемле, 26 сы урта-махсус һәм һөнәри, 16 сы урта, 2 се тәмамланмаган урта белемле, Ә 1 авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенең гомумән белеме юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса