Реклама
Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталының "Халык контроле" системасы "Халык инвентаризациясе" бүлегендә файдалынмыйча буш ята торган җир кишәрлекләре турында хәбәр итә алалар.
Республикада яшәүчеләр тиешенчә файдаланылмаучы яки законсыз файдаланыла торган җирләр турында яза алалар. Моның өчен җир участогының, бинаның урынын күрсәтергә, шулай ук фотосын урнаштырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа