Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан дин әһелләре Болгарда

Татарстанда Изге Болгар җыены узды.

Бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнгә багышланган җыен быел 25 нче мәртәбә үткәрелде. Җыенның "Истәлек билегесе" янында уздырылган рәсми ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, динебез кушканча яшәргә һәм бердәмлеккә чакырды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән мөфтиләр республика дин әһелләре белән фикер алыштылар.

Белгәнебезчә, "Истәлек билгесе"ндә иң зур Коръән саклана. Җыен көнне исә, рәсми ачылышка кадәр әлеге бина янында Казан казые, "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов Изге Коръән аятьләрен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса