Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан белән Төркия тыгыз бәйләнгән. Нәрсә булыр?

Россия белән Төркия арасындагы каршылыклар Татарстанда эшлекле климатны начарайтырга мөмкин.

Республиканың инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе шулай дип белдергән. Сәяси каршылыклар аркасында күпме бизнес-проектларга зыян киләчәк, ә бу үз чиратында эшлекле климатның начараюына китерергә мөмкин. Бу ике як өчен дә файдалы түгел.

«Алабуга» аерым икътисади зонасында төрек инвесторлары предприятиеләргә 33 млрд сумнан артык инвестиция керткән. Әлегә резидентлар үз планнарының үзгәрүе турында белдермәгәннәр. Шулай да төрекләрнең китү ихтималын күз алдына да китерү кыен, дип белдергән «Алабуга» АИЗ вәкиле.

«Формаль төстә «Алабуга»дагы барлык резидент-компанияләр Россиянеке булып исәпләнә, чөнки алар Алабуга муниципаль районында теркәлгән. Без төрек капиталы катнашында төзелгән алты компанияне төрек компаниясе дибез», - дигән вәкил РИА «Новости» агентлыгына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса