Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татарстан” банкротлыкка чыккан

Дүшәмбе көн республиканың арбитраж суды "Татарстан" авиакомпаниясен банкрот итеп таныган.

Банкротлык хакында гаризаны судка май аенда компания үзе юллаган.

2013 елны Казан аэропортында булган Boeing 737 һәлакатеннән соң (аның нәтиҗәсендә 6 экипаж әгъзасы һәм 44 пассажир һәлак була, шул исәптән Татарстан Президенты улы Ирек Миңнеханов һәм федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе башлыгы Александр Антонов та...), Росавиация "Татарстан" авиакомпаниясендә закон бозулар барлыгын ачыклаган.

2013 елның 31 декабрендә Росавиация авиакомпаниянең эксплуатация сертификатын гамәлдән чыгара. Бүгенге көндә "Татарстан"ның очкычлар паркы "Ак Барс Аэро" авиакомпаниясенә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса