Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан аэропортларында Таҗикстаннан керүче ризык тикшерелде

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе хезмәткәрләре ящур вирусына каршы көрәшү максатында агымдагы елның 22-26 гыйнвар һәм 31 гыйнвардан алып 2 февраль көннәрендә «Казан» һәм «Бегишево» халыкара аэропортларында шул рәвешчә Таҗикстаннан булган 63 һәм 38 авиарейсны тикшерделәр.

Пассажирларның багажын һәм үзләре белән салонга алган сумкаларын тикшерү барышында Россия территориясенә законсыз рәвештә кертелүче 3 килограмм авырлыктагы сарык ите һәм 9 кг бал тартып алынды. Бу Таҗикстан территориясендә малларның ящур белән авыруы очраклары ачыклану нәтиҗәсендә Россельхознадзорның Россиягә кертелүче азык-төлек продукциясенә вакытлыча чикләү кертүе белән аңлатыла. Тартып алынган продуктлар идарә хезмәткәрләре катнашында аэропортның утильләштерү мичендә яндырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса