Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия конкурсында Татарстан 1 нче урынга күтәрелде

Республика туристлык-рекреацион зоналары конкурсында 5 проекты белән катнаша.

Татарстан Республикасы Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы тавыш бирүдә 1 нче урынга чыкты.

Конкурста федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында Татарстанның бишесе бар: Кама Тамагы («Лобач тавы» һәм «Юрьев мәгарәсе»), «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама табигать тыюлыгы, «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, шулай ук «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

Ошаган проект өчен тавышны сайтта бирергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкын Татарстан проектларына ярдәм итәргә чакыруы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса