Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарлар бал ярата?

Татарстанда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арта, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Узган елда республикада 14 мең бал кортларына махсуслашкан хуҗалык булса, агымдагы елда аларның саны 60 берәмлеккә арткан.

Шуңа күрә бу сезонда бал корты "гаиләләре"нең саны да 245 меңгә чаклы күбәйгән. Шулай итеп, быел Татарстан умартачылары 6,45 мең тонна бал алуга ирешкәннәр.

Умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә килгәндә, алар, нигездә, шәхси хуҗалык тотучылар. Шулай итеп соңгы елларда умартачылыкның эре предприятиеләрдән шәхси секторга "күчүе" күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса