Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татар рухы һәм каләм” IV Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә “Әлмәт таңнары” газетасы корреспонденты Ләйләгөл Минаева "Милли мәгариф мәсьәләләрен иң яхшы яктыртучы” номинациясендә җиңүче

"Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган "Татар рухы һәм каләм" IV Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителде.

Анда Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан да мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Жюри каравына сигез номинациягә 90 нан артык эш тәкъдим ителгән.
Әлеге бәйгедә "Әлмәт таңнары" газетасы корреспонденты Ләйләгөл Минаева "Милли мәгариф мәсьәләләрен иң яхшы яктыртучы" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса