Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда легаль булмаган автобус йөртүче штрафка тартканнар

Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

Документларны һәм Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда урнаштырылган массакүләм режимның үтәлешен тикшерү өчен Балтач - Казан маршруты буенча барган автобусны туктатканнар.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, автобус йөртүче кешеләрне  законсыз рәвештә йөрткән.

Закон бозучыга чикләүләр чорында кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар язылган. Икенче көнне шул ук  шофер шул ук оешманың башка автобусында кабат тоткарлана.

Автобусны штрафстоянкага озатылган.

 «Бүгенге көндә  шәһәрара даими рәвештә пассажирлар йөртү генә рөхсәт ителә, калган хезмәтләр әлегә тыела», - дип билгеләп үттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса