Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт китапханәләренә “Татарстан: барысы да фронт, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китаплары тапшырылды

Биредә республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” идарәсе "Татарстан: барысы да фронт, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китабын нәшер итте.

Биредә республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Бүген 21 нче мәктәптә китапларны район һәм мәктәп китапханәләренә, көллият һәм институтларга тантаналы тапшыру чарасы булып узды.
Китаплар шулай ук шәһәрнең ветераннар советына, мәгариф идарәсенә һәм башкарма комитетка тапшырылды.

Шулай ук әлеге чара кысаларында Бөек Ватан сугышыннан кайткан һәм тыныч тормышта гомерләре өзелгән солдатларның исемнәре язылган истәлекле алтакта ачу тантанасы да узды.

Стендларны урнаштыру Россия Президентының “Аерылгысыз элемтә” гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса