Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк карталарыннан акча талаучы мошенникларны ничек танырга?

Бу иң заманча мошенниклык ысулы. Җинаятьчеләр бер тапкыр кулланыла торган сим-картага АТС рәсмиләштерә, ә аннары үз телефон номерын банк номерына алыштыра.

Банк хезмәткәрләре булып үз-үзләрен таныштырып, җинаятьчеләр корбаннарга шалтырата һәм нинди дә булса алымнар белән алардан карта номерларын, бер тапкыр кулланыла торган сер сүзләрне һәм банк карталары буенча операцияләр үткәрү өчен кирәкле кодларын белергә омтыла. Шулай ук "банкның" ялган номерыннан мошенниклар банк клиентларына карта блокировкалау турында смс-хәбәрләр җибәрә. Блокировканы алу өчен картада булган акчаны билгесез счетка күчерергә, яки кыска номерга смс-хәбәр җибәрергә тәкъдим итәләр.

Мисал:
Корбанга "Сезнең банк картагыз блокланган" дигән СМС килә. Тулы мәгълүмат алу өчен билгеле бер номерга бушлай шалтыратырга тәкъдим ителә. Корбан күрсәтелгән телефон аша шалтыратканда, аңа хезмәт күрсәтү өчен җавап бирүче серверда өзеклек килеп чыгуын әйтә, ә аннары картаның номерын һәм ПИН-кодын яңадан теркәү өчен барлык карта турында мәгълүматны хәбәр итүләрен сорый. Зыян күрүче аларны хәбәр иткәч, җинаятьчеләр счет белән идарә итү мөмкинлеген ала.

Игътибар! Карта реквизитларын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Чын банк вәкилләре аларны үзләре белә! Бер генә оешма да, шул исәптән банк та, карта хуҗасыннан ПИН-кодны таләп итәргә хокуклы түгел.
Картаны блоклау турындагы мәгълүматны тикшерү өчен банкның клиент хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Әгәр сез мошенникларның корбаны булгансыз икән, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз!


Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса