Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча лидер булып танылды

Кичә Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре игълан ителде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быел территорияләрне чистарту буенча чаралар күпләп җыелмыйча гына оештырылды.
Йомгак ясаганда табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклау һәм аларны юк итү, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү, табигать саклау чаралары үткәрү һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынган.

Нәтиҗәләр буенча "Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район" номинациясендә беренче урын Әлмәт районына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса