Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танышын үтерүгә заказ бирүче тоткарланган

Оешкан җинаятләргә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре 30 яшьлек казанлыны кулга алды. Ул көнләшү аркасында танышын үтерергә кеше яллаган.

Июнь аенда оперативниклар бу ир-атның киллер эзләве турында хәбәр ала. Гаепләнүче мөрәҗәгать иткән арадашчы исә полиция белән берлектә эшләргә риза була һәм алдагы гамәлләрен хокук сакчылары күзәтчелегендә башкара.

Баксаң, 30 яшьлек казанлының кызы берничә ел элек араларын өзеп, Можгада яшәүче башка ир-егеткә кияүгә чыга. Мәхәббәтеннән колак каккан адәм ул вакытта әлеге "хыянәт"не кичермәячәген һәм үч алачагын әйтә. 4 ел узуга да карамастан бу уеннан кире кайтмый.

1 июльдә ихтимал киллер белән соңгы очрашуында ул 28 яшьлек көндәшен үтертү өчен 500 мең сумлык "Крайслер" автомобиле белән түләячәген әйтә. Вәгъдәсен ул ПТС копиясе белән ныгыта һәм эшнең нәтиҗәсен төшерергә фотоаппарат бирә.

Полиция хезмәткәрләре заказчыны алдау өчен профессиональ гример хезмәтеннән файдалана. Бакыйга күчәргә тиешле ир-атның йөзенә канлы яра "төшерәләр". Фотоаппаратка язылган сүрәт шулкадәр чынлыкка туры килә ки, заказчы шундук флэшканы юк итә һәм вәгъдә ителгән чит ил машинасын "киллер"га яздыру өчен нотариуска юнәлә. Оператив хезмәткәләр аны бөтен документларга кул куйганнан соң тоткарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса