Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ТАНЕКО” Директорлар советын янә Наил Маганов җитәкли

Түбән Камада "ТАНЕКО" Директорлар советы "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Магановны янә рәис итеп сайлады. Бу хакта "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.


"ТАНЕКО" башкарма дирекциясенең агымдагы елның май аенда техник-икътисадый һәм финанс күрсәткечләре үтәлеше хакындагы хисабы тыңланды. Нефть эшкәртү заводында 728 мең 663 тонна нефть чималы эшкәртелгән, эшкәртү тирәнлеге 74,32 процент тәшкил иткән. Бер айда 83,7 мең тонна "Евро-5" дизель ягулыгы эшләп чыгарылган. Директорлар советы гамәлдәге производстволарда нефть эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы мәгълүматны игътибар үзәгенә алды. «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО», «ИНКО-ТЭК» ҖЧҖ белгечләре белән бергә эшләнгән чараларны кертү ЭЛОУ-АВТ-7 корылмасының җитештерүчәнлеген 15 процентка арттыру мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса