Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талпаннар әле дә һөҗүм итә

Быел талпаннар һөҗүмен тагын да активлаштырган.

Бу хакта агымдагы елда аларның кешеләргә узган ел белән чагыштырганда күбрәк кадалуы сөйли. Республикада ел башыннан исәпләгәндә, талпан кадалудан 2034 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлмәттә дә хәлләр шәптән түгел, талпан кадалу дәвам итә. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда узган атнада талпан кадалган 9 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Быел талпан һөҗүменә тап булучылар саны бездә 200 ләп.
Эт-мәчеләр һөҗүме дә туктамый. Үткән атнада гына 15 кешене тешләгән алар. Тимрәү атна саен бер-ике очрак ачыкланып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса