Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талпаннан сак булыгыз!

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районда талпан кадалуның беренче очрагы 11 апрельдә теркәлгән.

2 майга инде талпаннан зыян күрүчеләрнең саны 60 тан артып киткән. Шуларның 21 е балалар. Белгечләр агымдагы елда район территориясендә талпан вируслы инфекциясе белән киеренке ситуация күзәтелүен кисәтә. 2011 елдагы сезонда талпан кадалудан 304 кеше зыян күргән булган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре урманнарда, агачлыкларда йөргәндә игътибарлырак булырга, "дөрес" киенергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250