Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таһир хәзрәт Зарипов: «Гайбәттән катгый рәвештә сакланыгыз!»

Рәхмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын! Дөреслектә, олугъ мактауга бары тик Аллаһ Тәгалә генә ия. Бөек мәхәббәт илә без Аллаһыбызга хәмед-сәналарыбызны җиткерәбез, йөрәгебездәге тирән хошугълык белән ярдәм сорап Аңа сыенабыз.

Аллаһ рәхмәтенә ялварып, без Аңардан гөнаһларыбызны ярлыкауны сорыйбыз, нәфсебезнең һәм гамәлләребезнең яманлыгыннан бары тик Аңардан ярдәм өмет итәбез. Кемне Аллаһ Тәгалә туры юлга бастырса, шуны беркем дә туры юлдан адаштырмас, ә кемне Аллаһ Тәгалә адаштырса, шуны беркем дә туры юлга күндермәс.
Сезнең кемнеңдер башка берәү турында яман сүзләр сөйләгәнен, аны мыскыллап көлүен ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Бәлки, үзегезнең дә очрашуларда, мәҗлесләрдә, әңгәмәләрдә кемне дә булса искә алып, аның турында сүз куертканыгыз бардыр. Әйе, кызганычка каршы, күпчелек кеше гайбәтнең никадәр зур гөнаһ икәнен башына да китерми. «Гайбәт булмасын, гыйбрә булсын» дигән гыйбарә белән коралланып, хәтта кайбер мөселманнар да җыелышып үз кардәшен «чәйниләр». Гайбәт, боһтан, нәмимә кебек кешенең җанын агулаучы гөнаһлар турында без Әлмәт районының Урсалы бистәсендә урнашкан «Нурсала» мәчетенең имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Зарипов белән әңгәмә әзерләдек.

- Әс-сәламү галәйкүм вә рәхмәтуЛлаһи вә бәрәкәтүһү, Таһир хәзрәт! Сез җомга хөтбәләрегездә һәрвакыт файдалы белем һәм үгет-нәсыйхәт бирергә омтылуыгыз белән билгеле. Безгә гайбәтнең (әл-гыйбә) асылын һәм Исламда ул гөнаһның авырлыгын аңлатып китсәгез иде.

- Гарәп теленнән бу сүзнең асылын тәрҗемә итсәк, гайбәт (ягъни әл-гыйәб) «кемнең дә булса турында ул булмаганда сөйләшү»не аңлата. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын): «Гайбәт ул кардәшеңдә булган сыйфатлар турында ул булмаганда сөйләү» - дигән. Әл-Хәрайтының «әл-Әхлак» китабында килгән бу сахих хәдис кыска гына итеп гайбәтнең тулы мәгънәсен ачып сала.
Әбү Һөрәйрә (Аллаһ аның белән разый булсын) риваять кылган бер хәдистә бәян ителгәнчә, бервакыт РасүлүЛлаһ (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) үзенең сәхабәләренә шундый сорау бирә:
- Сезгә гайбәтнең нәрсә икәне билгелеме?
- Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белә, - дип җавап кайтарган сәхәбәләр.
- Ул - кардәшеңне аңа ошамаган сыйфатлары белән искә алу, - дигән сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын).
- Йа РасүлүЛлаһ, ә әгәр дә мин әйткән сыйфатлар минем кардәшемдә булса? - дип сораган сәхәбәләрнең берсе.
- Әгәр дә кардәшеңдә ул сыйфатлар булса, димәк, син гайбәт сөйләрсең, әгәр дә аңарда ул сыйфатлар булмаса, димәк, син аның өстеннән боһтан сөйләүче булачаксың! (Сахих Мөслим, 2589 нчы хәдис)
Бу хәдистән күренгәнчә, гайбәт һәм боһтанга кереп китү юллары бик җиңел. Юкка гына ислам галимнәре бу гөнаһны иң зур гөнаһлар рәтенә кертмиләрдер.
- Шәригать гыйлемендә гайбәтнең хөкеме нинди? Гайбәт һәм боһтан өчен Аллаһ Тәгаләнең җәзасы нинди?
- Гайбәтнең тулы рәвештә хәрәм икәнлегендә бернинди шик-шөбһә юк, моны Коръәндә һәм Сөннәттә булган дәлилләр исбатлый һәм бу хакта ислам галимнәре дә бертавыштан сөйли. Имам әл-Куртуби әйткән: «Галимнәрнең уртак фикере буенча, гайбәт ул олы гөнаһлар җөмләсеннән, вә аның өчен Аллаһ Тәгалә каршында тәүбә кылу ләзем булды» (әл-Куртуби тәфсире, 4/354). Шулай ук, гайбәтнең олы гөнаһ икәнлеге турында имам ән-Нәуауи, хафиз ибн Кәсир, имам ибн Мөфлих бәян итәләр.
Әлбәттә, Пәйгамбәребезнең Сөннәтендә гайбәт кылучының нинди җәзага дучар ителүе турында да мәгълүмат җитәрлек. Мәсәлән, бер сахих хәдистә болай диелгән: «Гайбәт кылучы җәннәткә кермәячәк». Мөселманнар өчен бик куркыныч хәдис бу. Әмма дә ләкин кайберәүләр Рәсүлебез (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) калдырган нәсыйхәтләр белән үгетләнмичә, һаман үз кардәшләренең итен ашау белән мәшгуль.
- Гайбәт кардәшеңнең итен ашау белән бертигез икәне турында Пәйгамбәребезнең хәдисләре күпме?
- Әлбәттә! Бу хакта сахих хәдисләр бихисап! СөбханаЛлаһ, бу хакта хәтта Коръәннән аять тә бар. «Бүлмәләр» сүрәсенең 12 нче аятендә Аллаһ сөбханәһү вә Тәгалә болай әйткән: «Йа мөэминнәр! Күпсанлы начар уйлардан сакланыгыз, дөреслектә, күпчелек уйларда гөнаһ бардыр. Кешеләрнең гаепләрен эзләмәгез вә бер-берегез хакында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, гайбәт сөйләүне дә шулай ук мәкъруһ күрегез! Аллаһтан куркыгыз! Дөреслектә, Аллаһ - тәүбәләрне Гафу итүче, вә Рәхимледер». Әл-Къатада бу аятьнең тәфсирендә әйтте: «Иман китергән кеше үле хайваннарның итен ашаудан тыелган кебек, шулай ук гайбәттән дә тыелырга тиеш». Күренекле табигыйн, галим Суфьән әс-Сәүри (Аллаһ аңа рәхимле булсын) гайбәт сөйләүчеләрне ит ашаучылар (ләхмийүн) дип атап йөрткән. «Кемнәр алар, итне күп ашаучылармы?» - дигән сорауга Суфьән әс-Саури «Юк. Алар - гайбәт сөйләүчеләр» - дип җавап бирә. СөбханаЛлаһ, галимнәрнең гайбәт яисә боһтан сөйләүдән тыелганнары, бу гөнаһны ялгыш булса да кылудан курыкканнары турында укысаң, безнең заманага исең китәрсең. Бүген һәркайсысы үзенең туганы, күршесе, начальнигы, хатыны, коллегасы турында гайбәт сата. Куркыныч замана!
Бүгенге көндә гайбәт чыннан да кеше тормышының бар тармакларына кереп таралды. Гайбәтне хәтта туплап махсус газета-журналлар бастыралар, китаплар нәшер итәләр, телевизион фильмнар һәм тапшырулар күрсәтәләр.
Чыннан да, бу олы гөнаһ хәзерге вакытта бик таралды. Гаҗәп, ләкин кешеләр моны үзләре дә сизмиләр. Күп кенә хәдисләрдә килгәнчә, Рәсүлебез (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) яшәгән чорда гайбәт кылучылардан бик начар ис барлыкка килгәнлеге билгеле. Бу хакта Җәбир (Аллаһ аның белән разый булсын) риваять кыла: «Бервакыт без Аллаһның илчесе белән бергә булганда коточкыч сасы, имәнгеч исне тойдык, һәм Аллаһның илчесе бездән: «Бу иснең каян икәнен беләсезме? - дип сорады. Ул ис кешеләр турында гайбәт сөйләүчеләрдән килә».
Бу хакта имам әс-Самарканди әйткән сүзләр бик урынлы булыр: «Ник Рәсүлебез (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын) вакытында гайбәт сасы исле булган, ә бүгенге көндә без аны тоймыйбыз? Бу сорауга иң яхшы җавап шул булыр: хәзерге чорда гайбәт ешайды һәм борыннар, бу ис белән тулып, аның сасысын сизми башладылар. Моңа мисал итеп хайваннарның тиресен эшкәртә торган урынга кергән һәм сасы искә түзә алмыйча шул урында озак тора алмаган кешене китереп була. Әмма дә ләкин бу җирдә эшләүче тире эшкәртүчеләр, сасы исне сизмичә, шунда ашыйлар да, эчәләр дә, чөнки ул искә күнегеп беткәннәр. Бүгенге көндә гайбәт белән шул ук хәл!» СөбханаЛлаһ, ә бит бу сүзләр мең ел элек әйтелгән! Мең елдан күбрәк вакыт эчендә гайбәт никадәр таралганлыгын күз алдына да китерү авыр! Гайбәткә кереп китүнең сәбәпләре нидән гыйбарәт?
Иң беренче сәбәп - тәкәбберлек. Әгәр дә син үзеңне башка кешедән өстен куясың икән, гайбәт гөнаһына кереп китү бик җиңел.
Икенче сәбәп - көнләшү һәм күралмау. Кардәшенең гаилә тормышы, бизнесы, бар эшләре дә уңышлы барса, кайбер кешеләр көнләшә, аны күралмый башлыйлар. Очрашканда исәнләшкән булып, ул кеше киткәч, аның турында начар сүзләр сөйли башлыйлар.
Өченче сәбәп булып шаяру теләге тора. Кардәшең эләккән кызыклы хәлләрне искә төшереп, аның уңайсыз һәм көлкеле калган халәтеннән мыскыллап көлү - гайбәткә туры юл!
Дүртенче сәбәп итеп әңгәмәдәшеңә ялагайлануны әйтеп була. Мәсәлән, син кунакка килдең, ә хуҗа бер кардәшнең гөнаһларын саный башлый. Ә син, сүзен бүләргә уңайсызланып, аның җырын җырлыйсың. Бу вакытта «Кунак булсаң - тыйнак бул» мәкале урынсыз икәнен үзегез дә аңлыйсыздыр.
Бишенче сәбәп - үз кардәшеңне кызгану, имеш. Башта сөйләшү бары тик кардәшнең авыр хәле, проблемалары турында барса, соңрак әңгәмә аның гөнаһларын санау белән тәмамлана. Андый вакытларда гайбәт сөйләүче еш кына: «Миңа аны шулкадәр кызганыч», - дигән сүзләр белән акланырга тырыша.
Ялгыштан саклап калу - гайбәтнең алтынчы сәбәбе. Янәсе, ялгышмасын дип әйтеп калыйм, хаталардан саклыйм. Ләкин үзе турында сөйләүче «нәсыйхәтчеләрне» ул кеше ишетмәгәч, бу нинди нәсыйхәт соң? Аннан зыяннан башка ни файда?
Җиденче сәбәп - ул башка кешеләрне ялгышлардан кисәтү нияте. Әлбәттә, нияте яхшы, ләкин кешеләрне конкрет кеше турында гайбәт сөйләмичә дә, аның исем-фамилиясен әйтмичә дә кисәтеп буладыр бит.
Сигезенче сәбәп - артык озак берәр кешене мактап утыру. Башта бу кешене мактыйлар, аның яхшы сыйфатлары турында сөйлиләр, тик бу сөйләшү берәр кешенең «ләкин» дигән сүзенә кадәр генә дәвам итә. Шул сүздән соң бөтенесе яңа гына мактап утырган кешенең гаепләрен рәхәтләнеп «чәйни» башлый.
Тугызынчы сәбәп итеп буш, кирәкмәгән сүзләр сөйләп утыруны әйтеп була. Чыннан да, юк әйберләр турында авыз чайкап утыру бик күп гөнаһларга юл ача. Юкка гына халыкта «Юк сүз - буш сүз» дип әйтмиләр бит.
Шуңа күрә гайбәттән ерагаю хәерле булган кебек, аның сәбәпләреннән дә ерагаю мәслихәттер. Гайбәтнең монафикълык сыйфаты икәне турында хәдис хакыйкый рәвештә Ислам диненә инанганнарны йокыдан уятыр дип исәплим. Әбү Барзый әл-Әсләми исемле сәхәбә (Аллаһ аның белән разый булсын) бәян иткән хәдистә килгәнчә, бервакыт Аллаһның илчесе (Аңа Аллаһның сәламе вә салаватлары булсын): «Йа сүздә генә иман китереп, йөрәкләрендә иман китермәүчеләр! Мөселманнар турында гайбәт сөйләмәгез һәм аларның гаепләрен эзләмәгез. Дөреслектә, Аллаһ кардәшләренең гөнаһларын эзләүченең гөнаһларын эзләячәк, һәм аны үз йортында оятка калдырыр!» - дип әйткән. Галимнәр фикере буенча, бу хәдис кеше гайбәтен сату монафикъларга хас сыйфат икәненә ишарә итә, чөнки монафикълар сүзләрендә генә иман китереп, йөрәкләрен иманнан буш калдыралар.
- Таһир хәзрәт, «Әлмәт таңнары» укучыларына үгет-нәсыйхәтләрегез нинди булыр?
- Хөрмәтле укучылар! Әгәр дә сез иман китерүчеләрдән булсагыз, гайбәт сөйләүдән тыелыгыз, боһтан кылудан сакланыгыз. Чынлыкта, күпчелек кешеләр бу гөнаһның никадәр куркыныч булуы турында берни дә белмиләр. Бу язмадан укыганнарны туганнарыгызга, якыннарыгызга, бөтенесенә җиткерегез. Аллаһ Тәгалә сезгә гайбәт сөйләүдән, кешеләрнең хакын бозудан сакланырга ярдәм итсен! Әмин!

Әңгәмәне Айрат ГАТАУЛЛИН алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250