Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын ике пенсионерны алдаганнар

Кеше алдап көн күрүчеләр шөгыльләрен дәвам итә. Өлкәннәрнең ышанучан, ярдәмчел икәнлеген белеп күпчелек аларны алдыйлар.

Менә тагын башкалабызда ике пенсионер аларның корбаны булган. 68 яшьлек пенсионер хатын-кызга "Улыгыз юл-транспорт вакыйгасы ясады, 45мең сумга барысын да чишәргә була", дип өй телефонына шалтыраталар. Пенсионер ике дә уйламый урамда таныш булмаган хатын-кызга акча биреп җибәрә. 79 яшьлек пенсионер ханым белән дә шуңа охшашлы хәл була. Ул улын бу бәладән "коткарам" дип 30 мең акчасыннан колак кага, хәтта акча алырга килгән таныш булмаган ир-атны фатирына ук кертә. Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат мондый шалтыратулар булган очракта, башта туганнарыгызга, балаларга шалтыратырга, хәбәрнең дөреслеген тикшерергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250