Тагын бер пенсионерны алдаганнар
1938 елгы пенсионер карчык мошенникларның чираттагы корбаны булган.
Иртәнге сәгать алтынчы яртыда Чаллыда яшәүче әлеге пенсионерга кәрәзле телефоннан таныш булмаган кеше шалтырата һәм оныгының бәхетсезлеккә юлыгуын хәбәр итә. Проблеманы чишү өчен пенсионер мошенникларга 40 мең сум акча күчерә. Полициягә гариза белән ул бишенче көнне генә мөрәҗәгать итә. Соңрак ачыкланганча, җинаятьчеләр Пермь ягында теркәлгән абонент номереннан шалтыраткан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа