Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер әлмәтле мошеннниклар ятьмәсенә эләккән

Мошенниклар кармагына 25 яшьлек әлмәтле эләкте. Ул сайтларның берсендә шәһәр хакимияте өчен шоферлар эшкә чакыруы турындагы бушлай белдерүне күреп, кичекмәстән күрсәтелгән телефон буенча шалтырата һәм Виктор Павлович дигән кеше белән элемтәгә керә.

Сөйләшү барышында Виктор Павлович аны әңгәмәгә килергә куша һәм юл уңаенда чәйгә торт һәм шампан шәрабе алып килүен сорый. Булачак шофер администрациягә барганда, Виктор Павлович, имеш, Интернет өчен, ике тапкыр кәрәзле телефонындагы счетка акча күчерүен дә сорый, ә акчаны очрашканда бирергә ышандыра. Нәтиҗәдә мошенникка 4500 сум акча күчерелә.
Проходнойда әлмәтле үзен алдаганнарына төшенә башлый. Алай да моңа ышанасы килмичә Виктор Павловичка шалтыратырга була. Әмма трубканың икенче башында аңа өлкә хакимиятенә килергә кушалар, шунда көтәләр дип аңлаталар, аннан бирелгән сораулардан аферист бутала башлый һәм теелфонны сүндереп куя. Полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Күчерелгән акча Ростов -на Дону шәһәрендә счеттан алынган була. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса