Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табылган малайның әнисен эзлиләр

Полиция Казанның Девятаев урамында бер подъездда табылган малайның әнисен эзли.

Ул күптән түгел генә төрмәдән чыккан хатын-кыз булуы ихтимал дип фаразлана. Баланың әнисенең кемлеге ачыкланган. Ул 26 яшьлек Манжола Наталья Викторовна.

Полиция вәкилләре 2014 елның 31 декабрендә хатынның Түбән Новгородтагы 2 нче төзәтү колониясеннән чыгарылуын һәм 1 гыйнварда Казанга кайтуын ачыклаган. Аңа тышкы кыяфәтенә карап, 25-30 яшьләр бирергә була. Ябык гәүдәле, чәчләре кара-көрән төстә. Ак төстәге кыска туннан, аягында кара төстәге күн итек.

Наталья Манжола бик иртә әнисен югалткан булган һәм иркен тормыш алып бара башлаган. Төрмәгә мошенниклык өчен эләккән. Баласы ирегеннән мәхрүм ителгәнче туган булган. Ялгыз ана булып исәпләнә. Шулай ук ул алимент түләмәүчеләр исемлегендә дә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса