Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табибның үзенә ярдәм кирәк

Югары категорияле табиб-онколог Илдар Раббаниев коточкыч авариягә эләгеп, җитди имгәнүләргә дучар булган иде. Аның гомере өчен иң яхшы травматологлар һәм нейрохирурглар көрәште.

Хәзер исә аңа чит илдә генә ярдәм итә алалар. Ул Барселона клиникасында дәвалау һәм тернәкләндерү курсы узарга тиеш. ТР Хөкүмәте, дуслары һәм танышлары берничә миллион сум акча җыйган инде. Әмма бу гына җитәрлек түгел. Күпме гомерләрне саклап калган докторга ярдәм итәргә теләге булган кешеләр 3443 номерына «Ильдар» сүзен язып смс җибәрә алалар. Тик бер шарт бар: хәйрия акчасы җибәргәннән соң абонент счетында калган акча 60 сумнан да ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса