Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табибларга түләүләр мәсьәләсе буенча «кайнар линия» эшли

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр мәсьәләсе буенча кайнар элемтә эшли башлады

 Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Стимуллаштыру характерындагы түләүләр коронавирус диагнозы расланган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге пациентлар белән контактка керүче һәм эшләре коронавирус белән зарарланган биоматериалга бәйле булган медицина хезмәткәрләренә түләнә», - диелә хәбәрдә.

Шалтыратулар эш көннәрендә 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 231-79-40 телефоны буенча кабул ителә.

Искәртеп үтәбез, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, түләүләр федераль бюджеттан ай саен эшләгән вакыт өчен түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса