Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиблар Кореяга барырга да әзер

Күптән түгел генә Сочидан кайткан Татарстан медиклары 2018 елда Корея Республикасындагы Олимпиадага һәм Паралимпиадага барырга телиләр.

Бу хакта матбугат конференциясе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин хәбәр итте. "Хәзергә Олимпия комитетыннан тиешле рәсми тәкъдим килмәде. Ләкин Корея хезмәткәрләре Россиядәге кебек медицина белән тәэмин итүне оештыруның үзләренә җиңел булмавын аңлый. Без аларга ярдәм күрсәтергә һәм алар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер", - дип белдерде министр. Мәгълүм булганча, Сочига Россиянең өч төбәгеннән: Краснодар краеннан, Мәскәү һәм Татарстаннан медицина хезмәткәрләре барды. Татарстанлылар 134 табиб һәм 88 урта медицина персоналы җибәргән иде. Аларның 129 ы Паралимпия уеннары вакытында да эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса