Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Конституция буенча өйдән чыкмыйча тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләгәннәр

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш катнашырга ниятләгән гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә гариза биргән очракта мондый мөмкинлек бар.

5 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, ә 16 июньнән прописка  буенча участок сайлау комиссиясендә бирелә.

Өйдә тавыш бирергә карар кылучыларга комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр махсус комплект белән киләчәк. Ул үз эченә герметик пакетта бюллетеньне, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкын, саклагыч битлекне, перчатканы, дезинфекцияләүче салфетканы, авторучканы ала.

"Без беренче тапкыр өйдә контактсыз рәвештә тавыш бирү турында сөйләшәбез. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанцияне саклаячак, алар тавыш бирүчеләргә өйләренә кермәячәк", - дип аңлаткан  ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, гражданин тавыш бирү өчен комплектны алгач, үз фатирына әйләнеп кайтып, бюллетеньне тутыра һәм аннан соң аны комиссия әгъзаларына чыгара ала.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә сайлау участокларында тавыш бирү катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса