Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйфатсыз ягулык сатучылар арасында әлмәтлеләр дә бар

Автоягулык станцияләренең кара исемлеге төзелгән. ТЭР рациональ файдалану идарәсе тарафыннан 12 майдан 12 июньгә кадәр уздырылган тикшерү нәтиҗәсе буенча аңа бензин һәм дизель ягулыгы сатучы 37 нокта кертелгән.

Белгечләр ай дәвамында барлыгы 534 АЗСтан һәм 16 нефть базасыннан 1239 проба алганнар. Бүген 1114 пробага анализ ясалган. Аларның 37 сенең ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Төгәлрәк әйткәндә, 22 бензин һәм 15 дизель пробасы. Анализ пробаларда күпчелек күкерт күрсәткеченең югары булуын күрсәткән. Алай да тикшерү узган ел белән чагыштырганда сыйфатсыз ягулыкның азая баруын күрсәткән. Кара исемлектә әлмәтлеләр дә бар. Менә алар - "Зай Сервис" ҖЧҖ" ("Сапсан" автосалоны янында),"Альметьевская Топливная Компания" ҖЧҖ (Фәхретдин, 57а), "СМП Нефтегаз" ААҖ (Базовая ур.), "Елховлес" (Кәләй ст.), "Фортуна"(Базовая, 7а), "Альметьевская Топливная Компания" (Объездная, 57).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса