Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйфатсыз каймак эләксә – хәбәр итегез!

ТР буенча Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлегенә Лениногорскида яшәүче бер кешедән начар сыйфатлы каймак сатып алуы турында хәбәр керә.

15 процент куелыктагы 500 граммлы каймакның сыйфаты буенча шәһәрнең эре сәүдә челтәре кибетләрендә планнан тыш күчмә тикшерү оештырыла.

РФ Калуга өлкәсенең «Жуково-Воробьевский молочный завод» ЯАҖсендә 13 апрельдә җитештерелгән каймакны тикшерү чыннан да аның микробиологик күрсәткечләр буенча норматив документлар таләпләренә җавап бирмәвен, атап әйткәндә, анда эчәк таякчыгы бактерияләре, күгәрек, шулай ук тиеш булмаган үсемлек майлары барлыгын күрсәтә. Бу - продуктның ялган булуы хакында сөйли.

Бу уңайдан Роспотребнадзорның территориаль бүлеге гражданнардан сыйфатсыз продукция сатып алулары турында язма гаризалар кабул итә. Адресы: ТР Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса