Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынатмадык

Сәмәрия Әхтәрова үз гомерен башкаларга багышлаучы, сайлаган хезмәтен җанын-тәнен биреп башкаручы, нинди генә авыр хәлләргә тарыганда да язмышыннан һич кенә дә зарланмый торган кешеләр токымыннан.

Соңгы сыйфаты, мөгаен, аңа күп кенә авырлыкларны, шул исәптән каһәрле сугыш чорын кичергәндә аеруча нык ярдәм иткәндер.

Сәмәрия апа тумышы белән Башкортстанның Зур Ока авылыннан. Гаиләдә бердәнбер бала булуына карамастан, ул иркәләнеп-назланып кына үсмәгән, ә башка авыл балалары кебек үк кече яшьтән үк эшләргә өйрәнгән, өлкәннәрне хөрмәтләргә, аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлап-төшенеп үскән.

Бөек Ватан сугышы башланганда Сәмәрия җиденче сыйныфны тәмамлаган була. Әнисе колхозда умартачы булып эшли. Әтисе Шәрәфетдин броньда булып, комбинатта хезмәт куя, фронт өчен чаңгылар ясый.

- Әти алтын куллы кеше иде. Без иптәш кызларым белән мәктәптән соң аның янына ярдәм итәргә киләбез. Каенның кайрысын кубарабыз, пычкы чүбен җыештырабыз, шулай итеп өйгә төнлә генә әйләнеп кайта идек, - дип искә ала Сәмәрия апа.

1943 елда әтисен Алкино авылына ипи заводына эшкә җибәрәләр, ул сугыш беткәнче шунда калай эшләре белән шөгыльләнә.

Шул ук елны Сәмәрия тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Аңа хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре - повесткалар килә. Әнисенең бердәнбер кызы өчен ничек борчылганын аңларга була. Тик ахыр чиктә аны фронтка алмыйча, дәүләт хезмәтендә эшләргә калдыралар. Ә Сәмәрия апаның үзенең армиягә бик тә барасы килә, чөнки туган җиргә мәхәббәте, башкалар белән беррәттән Ватан сагына басарга омтылуы курку хисен дә, үз гомере өчен борчылырга кирәклеген дә оныттыра...

Аны район Советы каршындагы дәүләт тәэминаты бүлегенә инспектор итеп билгелиләр. Сәмәрия апа өч авыл Советына хезмәт күрсәтә, тирә-яктагы авылларны урый, халык белән тыгыз элемтәдә торып, пенсияләр һәм пособиеләр алудагы өзеклекләр турында белешә, документлар тутыруда ярдәм итә.

Якын туганнары киңәше буенча Сәмәрия апа бик иртә кияүгә чыга. Бу карарга килү аңа бер дә җиңел бирелмәгән, әмма өлкәннәр сүзен дә аяк астына салып таптап булмый шул. Тормыш иптәше элекке хәрби, каты холыклы кеше була, әмма Сәмәрия апа гаиләдә тынычлык-иминлек хакимлек итсен өчен кулыннан килгәннең барын да эшли, уңган-тырыш хатын-кыз икәнлеген раслый.

Сугыштан соң Әхтәровлар гаиләсендә балалар туа. Тик Сәмәрия Шәрәфетдин кызына аларны тәрбияләү өстенә юл һәлакәтендә зыян күреп, урын өстендә ятарга калган ирен дә тәрбия кылырга туры килә.

Балалар бераз үсә төшеп исәйгәннән соң Сәмәрия апа эшкә урнаша. 27 ел нефть предприятиеләрендә хезмәт куя. Хезмәте бер дә җиңелләрдән булмый, хәтта хатын-кыз эше түгел дисәң дә ялгыш булмастыр. Башта бораулауда эшли, аннары «Елховнефть» идарәсендә үлчәүче - замерщик, нефть чыгару буенча оператор була. Соңрак «Ямашнефть» идарәсенә слесарь булып күчә. Тик сәламәтлеге какшый башлау белән бәйле рәвештә эшләү һаман саен авырлаша бара. Ул кабаттан «Елховнефть» идарәсенә нефть чыгару буенча оператор булып кайтырга карар итә. Шуннан лаеклы ялга да чыга.

- Үзебезне аямыйча эшләдек тә эшләдек. Балаларга ярдәм итәсе килде, алар рәхәт яшәсеннәр дип тырыштык. Мин скважиналарга хезмәт күрсәтә идем, янәшәмдә гел ирләр коллективы. Тик алай читен булмады, үземне хөрмәт иттеләр, киңәш сорап та киләләр иде, - дип хәтереннән хезмәт елларын барлый Сәмәрия апа.

Хатын-кызның асыл сыйфатларына ия гүзәл зат буларак, аның һәрвакыт эш урынына ямь кертәсе, бәйрәм рухы тудырасы килә. Шулай итеп үз теләге белән скважиналар тирәсендә тәртип урнаштыра, чәчәкләр үстерә. Моның өчен күп тапкырлар җитәкчелек тарафыннан да билгеләп үтелә. Шулай ук даими рәвештә үзешчән сәнгатьтә катнаша, концертларда чыгыш ясый, кубызда уйный, башкорт биюләрен башкара.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да Сәмәрия апа актив тормыш белән яшәвен дәвам итә, иҗат белән шөгыльләнүдән туктамый, «Ветеран» үзәгендә бәйрәм чаралары оештыруда катнаша, рус һәм татар ансамбльләрендә җырлый. Шуның өстенә шактый өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли, балаларына оныкларны үстерешергә ярдәм итә.

Соңгы өч елда гына Сәмәрия Әхтәрова өйдән чыгып йөрми диярлек. Авырулары да үзләрен белгертеп кенә тора икән, аннары яше дә олы бит.

- Быел миңа 89 тула инде. Хәзер кеше арасына бик сирәк чыгам, танышларым гына паркта яки «Ветеран» үзәгендә концертлар булганда кубызда уйнаучы әби кайда дип сорауларын әйтәләр, синең чыгышларың җитми диләр, - ди моңсу елмаеп Сәмәрия апа. - «Елховнефть» идарәсе җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәт инде, мине бер дә онытмыйлар, гел хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Шуңа да үземне ялгыз тоймыйм, җәмгыять белән элемтәне югалтмыйм.

Сәмәрия Шәрәфетдин кызы үзенең гаиләсе хакында үзгә бер җылылык, наз белән сөйли. Бүген ул ике кызының, алты оныгының уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп дигәндәй гомер кичерә. Оныкчыклары да алтау икән инде!

Туганнары, якыннары, элекке хезмәттәшләре, гомумән, бу гаҗәеп ханым белән кайчандыр юлы кисешкән һәркем аны хөрмәт итә, аның белән чиксез горурлана. Намуслы хезмәт еллары дәверендә сугыш һәм хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Сәмәрия Әхтәрова күп кенә мәртәбәле бүләкләргә лаек булган, шулар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм башка кадерледән-кадерле ядкарьләр бар.

Регина БУРЦЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса