Әлмәт таңнары

Сыерлы йорт – сыйлы йорт

Кә­ләй­дә шәх­си ху­жа­лык­лар­ны үс­те­рү прог­рам­ма­ла­рын­нан ак­тив фай­да­ла­на­лар. Го­му­мән, элек-элек­тән мал-ту­ар ас­рау бе­лән шө­гыль­лән­гән кә­ләй­ле­ләр­дә бү­ген 350 дән ар­тык мө­гез­ле эре тер­лек исәп­лә­нә.

Берь­ю­лы бер­ни­чә сы­ер ас­рау­чы га­и­лә­ләр дә бар мон­да. Ми­сал өчен, Аи­да һәм Ра­дик Юр­тов­лар 4 са­вым сы­ер то­та. Мон­нан тыш, шул­ка­дәр үк үгез­ләр һәм та­на­ла­ры да бар. 22 ел бер­гә яшәү дә­ве­рен­дә Ра­дик бе­лән Аи­да мал­лар­ның төр­ле­сен ас­рап ка­ра­ган - каз-үр­дәк тә, та­вык-күр­кә дә кал­ма­ган.

- Бү­ген дә әл­лә ни­чә төр­ле та­вык, За­а­нинс­кий нә­сел­ле кә­җә­лә­ре­без бар. Алар бе­лән шул­ка­дәр рә­хәт, шул­ка­дәр кү­ңел­ле! Эш­тән кайт­кач та (ху­җа­би­кә ко­тель­ный­да опе­ра­тор бу­лып эш­ли) тиз­рәк мал­ла­рым яны­на йө­ге­рәм, әл­лә ка­ян та­нып, кө­теп то­ра­лар, - ди шә­һәр­дә ту­ып­3үс­сә дә, җа­ны-тә­не бе­лән авыл ке­ше­се­нә әве­рел­гән Аи­да.

Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк, бы­ел Юр­тов­лар га­и­лә­се­нә җир­ле бюд­жет­тан сы­ер са­ву ап­па­ра­ты би­ре­лер­гә ти­еш.

Реклама

Кә­ләй­дә­ге мал җан­лы ке­ше­ләр­нең та­гын бер­се - Ипе­ев­лар. Ва­ле­рий Пет­ро­вич бе­лән Ли­дия Иль­и­нич­на мал ас­рау­ны 10 ел­лап элек биз­нес­ка әве­рел­дер­гән. Алар яшь ­мал­ны си­мер­теп суя һәм итен ба­зар­га ил­теп са­та. Күп бул­ма­са да, со­рау­чы­лар өчен дуң­гыз да ас­рый­лар. Ипе­ев­лар­ның ише­гал­дын­да ит ком­би­на­тын­да­гы ке­бек бар­лык уңай­лык­лар да ту­ды­рыл­ган - мал­лар­ны ча­лу уры­ны да, ит­лә­рен сак­лар­га зур-зур су­ыт­кыч­лар да, ти­ре эш­кәр­тү һәм сак­лау мәй­дан­чы­гы да бар. Шак­ка­тыр­га­ны шул бул­ды - ише­гал­дын­да бер ге­нә че­бен дә оч­мый!

- Ул хә­шә­рәт­ләр­дән ко­ты­лу ча­ра­сын тап­тык без. Кыйм­мәт­лек­кә кыйм­мәт аны­сы, шу­лай да чис­та­лык­ка ак­ча жәл тү­гел. Өс­тә­ве­нә, бер кат эш­кәр­тү бер ай­га җи­тә, - ди Ва­ле­рий Ипе­ев.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: