Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыерлар янгыннан саклый

«Аппак» хуҗалыгына баргач, аның җитәкчесе Әсхәт Пукачов терлекчелек турында да сүз кузгатты.

– Мөгезле эре терлекләр асрау – ул игенчелек нигезе. Сөт-ит юнәлешендә ярымкөтүлектә асрала торган сыерларны арттырырга кирәк. Бүген нигә басу-болыннарны чүп үләннәр баса, аларга ут каба? Чөнки мөгезле эре терлекләр юк. Маллар булса, көтүлекләрдә, күпьеллык үлән мәйданнарында мондый хәлләр күзәтелмәс иде. Бүген зур комплексларга өстенлек бирәләр. Әмма мин 200-300 башка исәпләнгән фермалар төзү ягында. Мөгезле эре терлек асраучы һәркемгә карата кызыксындыру формалары уйларга кирәк. Сыер ул кешене эшләргә мәҗбүр итә. Шәхси хуҗалык та сыер тотса, кибеткә сирәгрәк йөри башлый. Мәсәлән, тапшырылган һәр литр сөткә 2 сум өстәп, кызыксындырсалар, ул печән әзерләү мәшәкәтеннән коткара. Елына бер сыердан 3 тонна сөт савылса, бу 6 мең сум дигән сүз. 6 меңгә 6 төргәк печән алырга була, – дип фикерләре белән уртаклашты Әсхәт Пукачов. 
«Аппак»та мөгезле эре терлекләр саны 300 дән артык. Шуларның 75 е савым сыеры. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча узган ел бер абзар ремонтланган, сөт блогы ясалган, суүткәргеч сузылган. Сөтне алар да Азнакайга литры 15 сумнан тапшыра. Салымга, электр энергиясенә, ягулыкка бәяләр артып торганда авыл хуҗалыгы продукциясен түбән хакка сату бүген һәр хуҗалык җитәкчесен борчый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса