Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суыткычта мохтаҗлар өчен "Рамазан хәзинәсе"

Казанның "Тынычлык" мәчете ишегалдында мохтаҗлар өчен ризыклар тутырылган суыткыч куелды.

"Рамазан хәзинәсе" дип аталган суыткыч даими рәвештә ипи, тәм-томнар, төрле ярмалар белән тулыландырылып тора. Биредә теләгән һәркем мохтаҗлар өчен сәдакә итеп ризыклар калдырып китә ала.

Мохтаҗларга һәм картларга ярдәм итү йөзеннән мондый төр акция беренче мәртәбә уздырыла.

"Пәйгамбәребез бик юмарт була. Рамазан аенда бигрәк тә мохтаҗларның һәм тирә-юньдәгеләрнең күңелен күреп ярдәм иткән. "Рамазан хәзинәсе" юмарт булырга һәм михербанлык күрсәтергә этәрә торган бер чара. Суыткычка күпме ризык калдырып китүең мөһим түгел, чөнки кечкенә сәдакә бирү дә үзе бер изгелек", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти уйлавынча "Тынычлык" мәчетеннән башланган әлеге чараны башка мәчетләр дә күтәреп алыр.

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса