Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча киңәшмә узды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта район сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды, 2014 елда район территориясендә хәвефле метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен йомшарту буенча бурычлар билгеләнде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Грезнев былтыр район сулыкларында кешеләрнең батып үлү очракларын искә төшерде. Төп сәбәпләр дип эчкән хәлдә коенуны, балаларны караусыз калдыруны һәм тыелган урыннарда коенуны атады. Рәсми төстә кабул ителгән коену урыннары районда ике генә - шәһәр буасы һәм Кичучат сусаклагычы.

Коену урыны дип рәсми төстә игълан ителмәсә дә, шәһәр сусаклагычы, Чупай, Иске Михайловка, Болгар, Нагорное авылларындагы буаларга ял итәргә йөрүчеләр бик күп. Шулай дә шәһәр кешеләренә табигый сулыкларда коенырга ашыкмаска кирәк, чөнки анда су санитария-гигиена нормаларына туры килми. Бары тик Кичучат буасында гына су барлык нормаларга туры килә. Әмма анда территория тиешле тәртипкә китерелмәгән әле.

Утырышта "Кичүчат" балык хуҗалыгы һәм ял зонасы ҖЧҖ мөдире Айрат Ихсанов, Әлмәт автомобиль юллары идарәсе директоры Сергей Селиверстов, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры урынбасары Лилия Бикчәнтәева, АГРЭС башлыгы Илшат Камалов чыгыш ясады.

- Су коену сезоны ачылу һәрвакыт шәһәр һәм райондагы барлык хезмәтләрнең игътибарын көчәйтүне таләп итә, - дип йомгак ясады Николай Богданчиков. - Беренче чиратта без кешеләрнең суда һәлак булуына юл куймаска тиешбез. Коену урыннары барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килергә тиеш. Эссе коры һава янгын куркынычы тудыра, табигый бәла-казалар булуы да мөмкин. Бөтен объектларны контрольдә тоту мөһим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса