Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сукбайлар һәм хәер сорашучылар җаваплылыкка тартыла башларга мөмкин

Тиздән республиканың җәмәгать урыннарында хәер сорашып йөрүче сукбайлар, "киләчәгеңне әйтеп бирәм" дип арттан ияреп йөрүче затлар штрафка тартыла башларга мөмкин. 28 март көнне Дәүләт Советы депутатлары әнә шул турыдагы закон проектын карады. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Сессия тарихта беренче мәртәбә республика гимны музыкасын сүзләре белән...

Нәтиҗәдә, бу юнәлештәге эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы ачыкланган, ә сукбайлык һәм хәер сорашу белән шөгыльләнүче затларны җаваплылыкка тарту исә бөтенләй дә каралмаган. Бу исә теләнчелекне кисәтү эшендә шактый гына кыенлыклар тудыра.

Универсиада алдыннан сукбайлар кая "китәр"?

Алда әйтелгәнне истә тотып, Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында карарга килгәннәр. Әгәр дә әлеге закон проекты кабул ителсә, урамда халыкка бәйләнеп, багу белән шөгыльләнеп һәм хәер сорашып йөрүче затларның һәрберсенә махсус штрафлар салына башлаячак. Бу исә, үз чиратында, әлеге затлар тарафыннан кылына торган хокук бозуларны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проблема Җәйге Универсиада уеннары алдыннан бигрәк тә актуаль. Урамда хәер сорашып утыручылар башкала кунакларында нинди фикер калдырачагы көн кебек ачык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәер сорашу белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе БДБ һәм Урта Азия илләреннән килүчеләр икән, дип хәбәр итә "Матбугат.ру"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса