Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераннарын туган көннәре белән котлау дәвам итә

Әлмәттә шәһәрдә һәм районда яшәүче сугыш ветераннарын юбилейлары белән генә түгел, гадәти туган көннәре белән тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Нәбиулла Мөхәммәдиевкә дә кунакка барды.

Сугыш ветераны кичә үзенең 93 яшен билгеләп үтте. Нәбиулла ага - төп Әлмәт кешесе. Бигәш авылында туып-үскән егет сугышка 1941 елда, егерме яшендә китә. Туган ягына аңа 1946 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Авылда кечкенәдән эшләп үскән, сугыш михнәтен, кайгы-хәсрәтен үз җилкәсендә татыган Нәбиулла Мөхәммәдиев хезмәт фронтында да сынатмый. Аның 45 еллык эш стажының 35 елдан артыгы халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитетында горплан рәисе булып узган.

Тормыш иптәше Мөнирә ханым белән гаилә коруларына да 60 елдан артык. Тату гаилә өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген аларның 6 оныклары, 11 оныкчалары үсә.

Район башлыгы Мәҗит Салихов сугыш ветеранын туган көне белән котлап истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса