Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш урлаган хыялын улы чынга ашырган

Сугышчылар яу кырларында Җиңү өчен көрәшсә, тыл хезмәтчәннәре фронтны азык-төлек, кием-салым, корал белән тәэмин итүгә үзләреннән өлеш керткән.

Кечкенә балалар, яшьләр, 70-80 яшьлек карт-карчыклар, сәламәтлеге буенча сугышта катнашмаган ир-атлар, инвалидлык буенча демобилизацияләнгән фронтовиклар барысы да нәкъ фронттагыча көн-төн көрәшкәннәр. Сугыш башланганда язмам герое Фагыйлә апа Кәлимуллинага 17 яшь булган. Язмыш алар буынына "сугыш" дигән зур сынау әзерләгән булган шул...

Фагыйлә апа 1924 елның 21 апрелендә Балтач районы Кыекбаш авылында 7 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аларның гаиләсендә хезмәткә аеруча игътибарлы караш була, балалар кечкенәдән үк эшләп чыныгып үсә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ул хастаханәдә санитарка булып эшли башлый. Фагыйлә табиб булырга, медицина белеме алырга хыяллана. Әмма аның киләчәккә планнары челпәрәмә килә.

Сугыш елларында Фагыйлә апа район шифаханәсендәге авыруларга ярдәм итә. Ягымлы карашлы, ачык йөзле кызны авырулар да якын итә, кайберәүләр хәтта эч серләре белән дә уртаклаша. 1943 елда аңа бөтенләй башка өлкәне ышанып тапшыралар: сугышка киткән авыл бухгалтеры урынына Фагыйләне куялар. Көндезләрен исәп-хисап алып барса, кичләрен почта тарата ул. Яңгыр, салкын, җил, кар, буранга карамыйча фронт хәбәрләрен авылдашларына җиткереп тора. Әмма кыз өчен иң авыры өчпочмаклы кара хатларны тапшыру булгандыр, мөгаен.

Сугыш беткәч, 1946 елда Фагыйлә авылдашы Шәрифҗан белән тормыш кора. Тату гаиләдә 7 бала тәрбияләнә. Лаеклы ялга киткәнче ул сельпо кибетендә сатучы булып эшли.

Күптән түгел Фагыйлә апа Кәлимуллинага 90 яшь тулды. Медицина хезмәткәре булырга теләгән ханымның хыялларын улы Зиннур чынга ашырган.

- Кечкенә вакытта әнинең сугыш вакытында хастаханәдә ничек эшләгәнен сөйләгәне истә, - ди Татарстанның атказанган табибы, "Татнефть" медсанчастеның отоларингология бүлеге җитәкчесе Зиннур Кәлимуллин. - Ул вакытта медицина бүгенге кебек алга китмәгән, җиһазлар, даруларга кытлык чак. Кешеләр трахома кебек йогышлы авырулар белән күп интеккәннәр. Әни андыйларга да ярдәм иткән.

Бүгенге көндә Фагыйлә Кәлимуллина улы Зиннур гаиләсендә гомер кичерә. Бәхетле әбинең 15 оныгы, 16 оныкчыгы бар.

- Аллага шөкер, тормышлар матур, яшәве рәхәт. Дөньялар гына тыныч булсын, - дип тели Фагыйлә апа.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250