Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфган сугышы ветераны: мине төзәтмәләрдә безнең чикләрнең какшамаслыгы җәлеп итте

Әфганстанда сугышчы-интернационалист, СВР запас полковнигы Рафаэль Шакирҗанов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Казанда Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

Чикләрнең какшамаслыгы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм Совет халкының бөек җиңүе турындагы тарихның сакланышы төзәтмәләрдә Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм Патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, запастагы Тышкы разведка хезмәте полковнигы Рафаэль Шакирҗановны җәлеп иттеләр. Бу хакта ул Казандагы сайлау участогында тавыш бирү вакытында сөйләде.

"Мине хәрби кеше буларак бер төзәтмә җәлеп итте, анда башка илләр дәгъва итә торган чикләрнең какшамаслыгы күрсәтеләчәк. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп сөйләнелә", - диде ул.

Полковник билгеләп үткәнчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бетерергә, совет халкының Җиңүенең әһәмиятен киметергә тырыша, төзәтмәләр нәтиҗәсендә моны беркем дә эшли алмый.

"Үз илемнең гражданины һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашуны минем бурычым дип саныйм, төзәтмәләрдән безнең киләчәк һәм киләчәк буыннарыбызның киләчәге бәйле", — дип тәмамлады Рафаэль Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса