Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су чигенде

Мәгълүм булганча, Зәй елгасы күтәрелү нәтиҗәсендә шәһәрдә һәм районда барлыгы 471 торак йортка, каралты-кураларга су үтеп керде. Су басу уңаеннан төзелгән штабтан 16 апрельдә алган мәгълүматларга караганда, су сәгатенә 2-3 сантиметр тирәнлектә кими бара.

Зәй елгасының норматив дәрәҗәсе Балтыйк диңгезе дәрәҗәсеннән 178 сантиметр. Хәзер урамнарда йөзү чаралары кулланылмый. 1 генә йорттан су китеп бетмәгән. 396 йорт газга, 312 йорт электр энергиясенә тоташтырылган. "Әлмәт-Водоканал" ААҖ, "Татнефть" ААҖ техникалары чокырлардагы, базлардагы суны суырту белән шөгыльләнә. Су басудан килгән зыянны ачыклау өчен бәяләү комиссиясе эшли башлаган инде. Әлмәт гадәттән тыш хәлләр идарәсе мөрәҗәгать иткән кешеләргә табигать бәла-казасы турында белешмә әзерли.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250