Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар тормышында тарихи вакыйга

15 март көнне АГИМС һәм политехник техникумы студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге белән хезмәттәшлек алып бару турында килешүгә кул куйды.

Әлмәттә студентларның хезмәт отрядлары 2006 елда Яшьләр биржасы булдырылгач, барлыкка килде. Уку йортларында белем алган яшьләрне эшкә урнаштыруга дәүләтнең икътисади һәм социаль күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлтелгән сәясәте башлангыч бирде. Бүген республикабызның барлык шәһәрләрендә дә ул нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Узган ел республикада 253 хезмәт отрядында 9 меңнән артык кеше эшләгән. Студентлар берничә тармакта хезмәт күрсәтә. Сан ягыннан беренче урында төзүчеләр тора, икенче урында - педагоглар. Яшьләргә хезмәт хакы түләү өчен узган ел республика бюджетыннан 2 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Р.Садыйков билгеләгәнчә, әлеге чорда төрле тармакларда эшләүче студентларга барлыгы 4 миллиардтан артык акча түләнгән.

Студентлар, билгеле булганча, 2013 елда узачак Универсида, шулай ук Түбән Камадагы "ТАНЕКО" объектлары төзелешендә актив катнашалар. Борынгы Болгар каласы һәм Свияжск утрау-шәһәре һәйкәлләрен торгызуга, тарихи-мәдәни мирасны саклап калуга да өлеш кертә яшьләр. "Урман патруле" отрядлары республика урманнарында тәртип урнаштыру буенча да эшчәнлек җәелдерә. Р.Садыйков киләчәктә әлеге юнәлешнең тагы да киңәячәген ассызыклады. Республикабыз уку йортларында белем алучылар Сочида узачак Олимпиада объектлары, Екатеринбург каласындагы Академия шәһәрчеге төзелешләренә, Ямал утрауларында газ үткәрүгә дә җәлеп ителәчәк.

Шәһәребездә үткән ел 978 кешедән торган студентларның 30 хезмәт отряды булдырылган. Шунысына басым ясыйсы килә, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торган яшүсмерләргә аеруча игътибар бирелгән. Студентларның күпчелеге хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән, укучылар сәламәтләндерү лагерьларына чакырылган.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Р.Карпов "Татнефть" компаниясе һәм аның бүлекчәләренең, предприятиеләрнең студентларны эш белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтүләренә басым ясады. Бу яшьләргә тәҗрибә туплау, диплом алганнан соң үз белгечлекләре буенча эшкә урнашу мөмкинлеге бирә. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәнең Яшьләр хезмәт биржасы җитәкчесе Т.Шәмсуллин алга таба да шәһәр һәм район җитәкчелегенең ярдәменә ышануларын белдерде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250