Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар район башлыгына вәгъдә бирде

Студентлар район башлыгыннан исемле стипендия алды.

"Ышанычыгызны акларбыз!" Төбәктәге югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары һәм аспирантлары исемле стипендия тапшыру тантанасында шундый вәгъдә бирде.

Мәгълүм булганча, 2002 елдан фән өлкәсендәге казанышлары өчен алдынгы студентларга һәм аспирантларга район башлыгының исемле стипендияләре тапшырыла. Быел әлеге мәртәбәгә 4 аспирант һәм 32 студент лаек булды.

- Әлмәт районының мәгариф потенциалы көчле. 15 югары һәм урта-махсус уку йортында 13 меңгә якын студент белем ала. Ә бирегә аларның иң-иңнәре: уку алдынгылары, халыкара, Бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә, фәнни конференцияләрдә һәм спорт ярышларында катнашучылар җыелды, - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов. - Төбәк, республика һәм илебез үсешенә өлеш кертәчәк гыйлемле белгечләр булырсыз дип ышанам.

Җитәкче кулыннан бүләк алган студентлар әлеге ышанычны акларга тырышачаклары турында әйтте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса